- ал
- I. с. 1. Сыек кызыл, аксыл кызыл, кызгылт ак төс 2. күч. Матур. АЛ ДА ГӨЛ – Бик яхшы, шәп. II. АЛ – и. (гадәттә кыек килеш форм.) Күз караган як; киресе: арт 2. Кеше гәүдәсендә һәм киемендә йөз, күкрәк ягы; киресе: арт. с. Хайван гәүдәсендә һәм арбада: алгы, алдагы ал аяклары 3. Кыр эшләрендә бер кеше эшләргә тиешле кишәрлек, бүлем урак урырга ал алдым 4. Утырган кешенең тез өсте алдына башны куеп. Нәр. б. җыяр, салыр өчен (бераз күтәрә төшеп, җайлап тотылган) күлмәк итәге яки алъяпкыч. Өстәлдә, табында һ. б. ш. һәр кеше каршына, турысына килгән урын. Утырып яки басып торган кешенең каршысы, карап торган ягы 5. Бер-бер артлы тәртип белән тезелгән сафларның алгы рәте, беренчесе. Сафларның, төркемнең башы, төркемне алып баручы урыны (беренче баручы тур.). Киләчәк, киләсе көн алдагыны уйла 6. бәйл. АЛДЫ – Берәр эш-хәл башланганчы, башкарылганчы булган вакыт аралыгын белдерә бәйрәм алды 7. бәйл. АЛДЫНА – Эш-хәлнең предметка, аның алгы, йөз ягына яки кемгә дә булса юнәлгәнлеген белдерә капка а. туктау 8. бәйл. АЛДЫННАН – 1) ишек а. керү 2) саф а. атлый 3) чәчү а. җыелыш үткәрү 9. бәйл. АЛДЫНДА – 1) кеше а. кыен 2) алар а. көчен җуйды 3) алар а. сак бул 4) тарих а. без җаваплы. АЛ ЯК – 1) Алда, каршыда булган як 2) Алгы як, алгы бүлмә; киресе: түр як
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.